Республиканың ике предприятиесендә 434 мең сумлык хезмәт хакы бурычы түләнде

2018 елның 31 августы, җомга

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Республиканың ике предприятиесе 32 эшчеләренә, җәмгысе 434,48 мең сумлык әҗәтен кайтарды.

Лениногорск районының "Лениногорск заводы "АвтоСпецОборудование" ААҖ 3 хезмәткәренә 72,8 мең сумлык , Мамадыш "Усалиагрохимсервис"ААҖ 29 хезмәткәренә 361,68 мең сумлык хезмәт хакы буенча бурычларын түләде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, киләчәктә дә ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтару эше дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International