Бүген Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре тарафыннан "Кәгазъ салфетлардан аппликация" темасына ачык дәрес оештырылды.
Дәрес вак моториканы камилләштерү җәһәтеннән дә оештырылды. Өлкәннәр кул эше белән шөгыльләнгәндә үзләренең тормышлары, ата-аналары, катлаулы еллларны искә алып үттеләр.
Шул ук көнне Татарстан республикасына багышланган дәрес дә уздырдылар. Әлеге чарага Татарстан Хезмәт министрлыгы, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурслар үзәге вәкилләре дә килде.
Исегезгә төшереп узабыз, август-октябрь айларында психоневрология һәм картлар, инвалидлар йортларына министрлык, ресурс үзәге вәкилләре планлы рейдлар оештыра. Максатлары социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелә торган дәресләрнең методы белән танышу һәм хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәләрен бәяләү.