“Перекресток” социаль адаптация үзәгендә ярдәм алучы гражданнар белән очрашу

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Мәшгульлек үзәге комплекслы план һәм узара хезмәттәшлек килешүе  нигезендә Яр Чаллы шәһәре “Перекресток” социаль адаптация үзәгендә ярдәм алучылар, шул исәптән  физик мөмкинлекләре чикле гражданнар  белән очрашу үткәрде.

 Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәге белгечләре – беренчел кабул итү бүлеге башлыгы Әлфия Яхина һәм   һөнәри ориентация һәм һөнәри укыту  бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана  Бахмутова, гражданнарны  мәшгульлек үзәгенең структурасы һәм эш  принциплары белән, үзәккә теркәлүнең  тәртибе һәм кагыйдәләре белән   таныштырдылар. Шулай ук  һөнәри ориентация  һәм һөнәри укыту, шул исәптән  эшсез гражданнарны өстәмә  һөнәри укыту, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International