Волонтерлар елы уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янында волонтерлар булып китте.
Балалар өчен "Спорт калейдоскобы", дигән күңел ачу бәйрәме оештырылды. Бәйрәм гадәти генә булмады, балалар төрле конкурсларда катнашты, төрле биремнәрне үтәделәр. Юмор һәм шатлык волонтерлар белән балаларны берләштерде.
Мондый очрашулар тернәкләндерү үзәгендәгеләрдә гражданлык позициясендә нык торырга, фикерле, кызыксынучан шәхес булып формлашуга ярдәм итә.