Татарстанда 8 меңнән артык мигрант федераль проект буенча социаль адаптация кайгыртуында исәпләнә

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Казанда Автоном 2 нче этап федераль проекты буенча социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү  "Яңа гасыр" хезмәт мигрантлары хәйрия оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. 

Матбугат очрашуында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Президент грантлары фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов һәм "Яңа Гасыр" АБНО генераль директоры Лилия Таишева катнашты.

Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында Татарстанның мигрантлар өчен уңайлы төбәк икәнен билгеләп узды. 

2015 елдан Россиядә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә патент алыр өчен мигрантлар урыс теле, Россия тарихы һәм кануннары буенча тест һәм телдән имтихан бирергә тиеш. Татарстанда 8 меңнән артык мигрант федераль проект буенча социаль адаптация кайгыртуында тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International