Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән, “Барысы да гади” иҗтимагый автор проекты уңаеннан йомгаклау чарасы уздырылды.
Проектның баш координаторы авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, 2013нче елгы Европа чемпионы, 2013нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада байрак йөртүче Хомяков Дмитрий булды.
Проект кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен футбол, баскетбол һәм кроссфит буенча “Максимус” фитнес үзәгендә күнегүләр узды.
Йомгаклау чарасында катнашучыларга спорт шөгыльләренең иң ачык мизгелләре сурәтләнгән видеоколлаж күрсәтелде. Балалар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде, киләчәктә шулай ук йөзү, бокс һәм җиңел атлетика юнәлешендә шөгыльләр уздырылуга өмет белдерделәр.
“Барысы да гади” проектында катнашучыларның барысы да мактаулы дипломнар белән бүләкләнде.