Түбән Каманың беренче сыйныфка баручыларына ярдәм күрсәтелә

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе уңаеннан 2018  25 август көнне  "Веста" үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче 5 бала ООО "Ай-Пласт" ҖЧҖ тарафыннан  ял паркында оештырылган бәйрәм чарасына чакырылдылар.

Паркка кергәндә балаларны буйлы курчаклар каршы алды. Алар балаларны һәм аларның әти-әниләренә чара программасын, бүләкләр тапшырдылар. "Ай-Пласт" ҖЧҖ җитәкчеләре булачак беренче сыйныф укучыларын,  аларның ата-аналарын якынлашып килүче уку елы белән котлады һәм укуларында уңышлар, сәламәтлек теләделәр. Һәр балага тантаналы рәвештә букчалар белән канцтоварлар тапшырдылар.

Балалар өчен киң һәм күптөрле программа оештырылган иде. Кызыклы "Фиксики" тамашасы  барышында балалар өчен төрле күңелле конкурслар, ярышлар оештырылды, бүләкләр бирелде. Балаларга шулай аквагрим да бик ошады, аның ярдәмендә алар үзләрен төрле әкияти геройлар итеп тоя алдылар.

Балалар бүләкләргә һәм әкият персонажлары белән аралашу алуларына бик шат булды. Ә әти-әниләр әлеге күңелле чара үткәргәннәре һәм мәктәпкә баланы әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International