24 август көнне Әлки районының Иске Матак авылында тантаналы рәвештә клуб ачылды.
Бәйрәмдә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да катнашты. Клубның яңа бинасы быел төзелде, ул 100 урынлы. Клубта иҗади коллективлар, өстәл теннисы турнирлары, бильярд, шашка-шахмат уеннары оештырыла. Кичке сәгатьләрдә тематик кичәләр, концертлар, түгәрәк, дискотека, конкурслар үтә.