"Балкыш"та витаминнар файдасы турында сөйләштеләр

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приюты өлкән группа малайлары витаминнарның тылсымлы төсе турында мәгълүмат алды.

Тәрбияче Ираида Мәдиярова яшүсмерләргә кайсы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр витаминнарга бай икәнен бәян итте. Балалар яшелчә, җиләк-җимешләрнең  файдасы, сихәте турында презентация карады. Шулай ук, табышмакларга җавап бирде, дөрес туклану тәртибе белән танышты. 

Мондый дәрес балаларда витаминнар турында белемнәрен ныгыта, бала организмына нәрсә кирәклеген төшендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International