Түбән Кама приютында мини-футбол ярышлары үтте

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә.

Приютта һәрдаим спорт чаралары оештырыла. Әлеге чараларда балалар үзләренең физик әзерлекләрен күрсәтә, физик яктан нык булырга өйрәнә.

Күптән түгел генә биредә өлкән төркем малайлар арасында футбол буенча матч узды. Егетләр ике командага бүленеп үз көчләрен күрсәтте. Ярыш күңелле узды, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International