Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Үткәрелгән чаралар барышында Татарстанның ике предприятиесе хезмәткәрләргә әҗәтләре кайтарылды.
Шулай итеп, Казанның Яңа Савин районында урнашкан "Фирма "Гамми" ҖЧҖ бер хезмәткәренә 160,0 сумлык хезмәт хакы буенча әҗәтен кайтарды.
Лениногорск предприятиесе 28 хезмәткәренә 551,0 мең сумлык бурычын түләде.