Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында криптография дөньясы ярдәмендә балаларның белемнәрен арттыралар.
Тәрбияче Гөлназ Кормакаева олы төркем малайларына яшерен хатның үзенчәлекле методы турында бәян итте. Борынгыдан килгән әлеге хат язу алымын приютта тәрбияләнүчеләр үзләре дә язып карады. Катлаулы, шифрлар ярдәмендә башкарыла торган тескт теге яки бу серне җиткерү җәһәтеннән башкарылган, ди Гөлназ Кормакаева.