“Ялкын” приютында профориентация

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Профориентация проектын тормышка ашыру максатыннан Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр приютында В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучысы Татьяна Заһидуллина белән очрашу оештырылды.

Чара танып-белү уен форматында узды. Балалар төрле һөнәрләр белән танышты. Дөньяда 40 мең төрле профессия бар.Очрашуда катнашучылар төрле сорауларга җавап бирде. Киләчәк һөнәрләре турында фикер алыштылар.

Һөнәр сайлау кеше тормышында мөһим урын алып тора. Шуңа күрә булачак һөнәрне җентекләп, яратып сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International