Чирмешән картлар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Г.Шәрифуллина һәм социаль хезмәткәр М.Пуль монда яшәүчеләр өчен чәй шәмнәре һәм эфир майлары кулланып арома-терапия үткәрделәр.
Төрле чәчәк, үлән һәм агач исләрендә дә эфир майлары исе бар. Бу матдәләр дәвалау алымына ия. Алар кешеләргә рухи һәм физик халәтләрен яхшыртырга ярдәм итә.
Әлеге исле шәмнәрне иснәп картлар алардан нинди җимеш исе килүен ачыклады. Барысына да бу исләр ошады. Соңыннан Квиллинг алымын үзләштерделәр. Бу алымны ике сүз белән әйткәндә кәгазь “бөтерү” дип әйтеп була. Нәтиҗәдә бик матур чәчәкләр ясап була. Бу ясалмалар гомерлек түгел, аларның озак саклануы кулланылган материалның сыйфатына һәм саклану урынына бәйле.
Квиллинг – ул озак вакыт таләп итми торган кул эше. Аны эшләве дә бик җиңел. Мондый шедеврлар иҗат итү аерым көч таләп итми, шуңа күрә әлеге эш белән теләсә кем шөгыльләнә ала.