"Тылсым" белгечләре корсаклы ханымнар белән очрашты

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Кукмараның "Тылсым" үзәге белгечләре корсаклы ханымнар өчен профилактик чара оештырды. 

Очрашу "Рассвет" гаилә клубы программасы уңаеннан район хастаханәсендә оештырылды. Чарада сигез кеше катнашты. Очрашуның темасы: "Балигъ булмаган баланы тәрбияләүдә ата-ананың җаваплыгы". Баланы гаиләдәге низаглардан саклау темасына буклетлар да таратылды. 

Әлеге очрашуның максаты гаилә, бала тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International