Биектау районының Казаклар авылыннан Сафиннар "Олы яшьтәге кешене кабул итеп алучы гаилә" республика проекты кысаларында мөстәкыйль рәвештә үз-үзен карый алмаган ялгыз, олы яшьтәге пенсионер Низаметдинова Ш.Н. үз гаиләсенә тәрбиягә кабул итеп алган иде.
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре бу гаиләдәге хәлне гел контрольдә тота. Шушы көннәрдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә юристконсульт Гүзәл Нигъмәтҗанова чираттагы тапкыр проектта катнашучының яшәү шартларын тикшерделәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, гаиләдәге вәзгыять тотрыклы, гаилә әгъзалары һәм өлкән кеше арасында үзара мөнәсәбәтләр изгелекле, хөрмәтле.