17 августта Биектау районының “Өмет” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары “Ишегалды уеннары” чарасы оештырды.
Чараның максаты; балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Уеннар барышында нарасыйлар тизлек-җитезлекләрен чарлады. Күмәк уеннар чын дуслыкка нигез булып торганын белделәр.
Төрле кызыклы уеннар балаларның кәефен күтәрде, ишегалды чаралары сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый, ди белгечләр.