2018 елның сентябрендә Түбән Каманың мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен өстәмә профессиональ белем бирүне оештыра.
Түбәндәге белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин булачак:
1. Аш-су остасы: 3 ай укытыла, дәресләр 07.09.2018 башлана;
2. С категориясе буенча автомобиль йөртүче: 2,5 ай укырга, дәресләр 14.09.2018 башлана. В категориясе буенча машина йөртүче таныклыгы булу мәҗбүри.
Башка һөнәрләр буенча да белемне күтәрергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны 43-68-39, 42-43-47 телефоннары аша алыгыз.