"Астра" үзәгендә кирәкле әңгәмәләр уза

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

17 нче августа “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Апикова Р.А.  һәм Самойлова Г.Р “Кешеләрнең шәһәрдә яшәү мохиты” танып белү әңгәмәсе уздырды.

Әңгәмәнең максаты балаларны шәһәрдә яшәү мохиты белән  таныштыру. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибар итү. Әңгәмә барышында балаларга шәһәрдә яшәү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. А.Усачеваның “Чүп – чар фантазиясе” дигән шигырен укыдылар.  Чүп контейнерлары күп куелган булса да, әңгәмнең ахырында балалар шәһәрдә чүп-чар бик күп дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International