“Хыял” приютында тәрбияләнүчеләр открыткалар ясады

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Бүген Аксубай “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр приютында иҗади остаханәдә дәрес узды.

Балалар “Әнигә чәчәк бәйләме” темасына открыткалар ясады.

Аппликация иҗатның иң таралган төре. Балалар дәрестә төсле кәгазъләр кулланды. Иҗат иткәндә аларның уйлау дәрәҗәсе, матурлыкка омтылыш күнекмәләре чарланды.

Приютта тәрбияләнүчеләр тырышып иҗат итте, открыткалары якты, мәгънәле килеп чыкты, ди тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International