Казанда “ӘтиПлюс” проекты тормышка ашырыла

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Гаилә һәм балаларага социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды белән берлектә “Җаваплы аталык” ата-аналар җәмәгатчелеге белән очрашу уздырды.

Казан шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ярдәмендә  “Азамат” Казан шәһәре иҗтимагый фонды “ӘтиПлюс” проектын тормышка ашыра. Аның уңаеннан “Әти һәм балалар” гаилә фотолары сериясе аша балаларны тәрбияләүдә әти ролен арт-визуаль ачу бара.

Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Җаваплы аталык”  гүгәрәк өстәле булып узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар актив рәвештә хәзерге заман гаиләсендә атаның роле, гаиләнең иминлеге өчен җаваплылыгы турында фикер алыштылар, проблемалар һәм тормыштагы ачык мисаллар белән бүлештеләр.

Ата – аналар балалары белән “Азамат” иҗтимагый фонды хезмәткәрләре әзерләгән “ӘтиПлюс” күргәзмәсе материаллары белән таныштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар күтәрелгән проблеманың мөһимлеге һәм актуальлеген билгеләделәр, мондый очрашуларның гадәтигә әйләнүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International