Чаллыда “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” атналыгы

2018 елның 24 августы, җомга

2018 елның 27 августыннан алып 31 август аралыгында Яр Чаллы шәһәре  мәшгульлек үзәгендә “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” дигән атналык үтәчәк.

Акциянең максаты – сәламәтлекләре буенча  чикләүләр булган гражданнарга  эшкә урнашырга ярдәм итү, физик мөмкинлекләре  чикле гражданнарның  мәнфагатьләрен канәгатьләндерү йөзеннән  социаль теләктәшлекне үстерү, аларны  эшкә урнашуда килеп чыккан  проблемаларны яктырту.

Атналык дәверендә  үтәчәк чаралар да Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин  итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Яр Чаллы башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина, медицина-социаль экспертизасы баш бюросыннан вәкилләр, Пенсия Фонды, Салым идарәсе, Сәүдә-сәнәгый палатасы, физик мөмкинлекләре чикле  гражданнарның Бөтенроосия оешмасы Чаллы бүлегеннән белгечләр катнашачак.

Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны актив җәмәгать тормышына  тарту алдынгы адымнарның  берсе һәм шушы тарафтан аларның  эшкә урнашуы югары  социаль әһәмияткә ия була, чөнки алар үзләренең тормыш дәрәҗәләрен башка гражданнар  белән тигез  югарылыкка күтәрәләр.  Дәүләт тарафыннан 2020 елга хәтле физик мөмкинлекләре  чикле гражданнарны   эшкә урнаштыру өчен кирәкле   шартлар  тудыру максаты тора. Бу күрсәткеч  эшкә урнаша алырдай физик  мөмкинлекләре чикле гражданнарның  яртысыннан да ким булмаска тиеш.  Бу норма “Яраклы мохит”программасына бәйләнгән һәм Рәсәй Федерациясе  Дәүләтенең 2017 елның 10 маенда чыккан 893-р номерлы карары  нигезендә расланган. Федераль үзәк  тарафыннан Рәсәй Федерациясе субъектлары алдына  мәшгульлек өлкәсенә каралган хезмәтләрдән куллануны үстерү бурычы куелган.

Агымдагы елда бу күрсәткеч республикада яшәүче  хезмәт яшендәге физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның 35% тәшкил итәргә тиеш.

Мәшгульлек үзәге тарафыннан  физик мөмкинлекләре  чикле гражданнарны хезмәт  эшчәнлегенә  тарту өчен  системалы эш алып барыла, эшкә  урнаштыру өчен “юл картасы” булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International