Казанда 25 - 26 нчы август көннәрендә узачак Red Bull Air Race этабы ярышларына, шулай ук сезонның калган барлык ярышларына да билетлар инде сатуда. Билетлар турындагы барлык мәгълүмат һәм чемпионат турындагы соңгы яңалыклар www.redbullairrace.com сайтында.
Red Bull Air Race сериясе 2003 елда старт алды. Шул вакыттан бирле дөнья буенча 85тән артык узыш оештырылды. Red Bull Air Race ярышларында үзләренең бик тиз маневрлаша торган югары тизлекле самолетларында тизлектә, төгәллектә һәм осталыкта ярышучы югары класслы пилотлар көч сынаша. Самолетлар тизлекләрен сәгатенә 370 км/сәгатькә кадәр арттырып һәм 12G га кадәрге артык авырлык тоеп, 25әр метрлы пилоннардан махсус капкалар белән бүлгәләнгән һава трассасын вакытка узалар. 2014 елда ярышлар программасы Challenger Cup “дәгъвачылары” – югары дивизион - Master классына күчәр өчен кирәкле булган күнекмәләрне камилләштерүчеләр классы белән тулыландырылды.