Агымдагы елның 17 августында Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесе базасында “Гарантия бирүче сөйләшү” чарасы узды.
Р.Бәдретдинов шәхси предприятиесе (“Носорог” кафесы) вәкиле мәшгульлек үзәгендә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар категориясендә исәптә торучы, вакантлы урынга кандидат белән очрашты.
Әңгәмә кору вакытында эш бирүченең - претендент белән якыннан танышу, ә эш эзләүченең эш бирүче белән шәхсән сөйләшү, хезмәткә түләү тәртибе, эш шартлары белән танышу мөмкинлеге булды. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча кандидатка алга таба эшкә урнашу тәкъдим ителде.