16 нчы август көнне “Наз” приютында хезмәт күрсәтүче педагог Н.Смирнова балалар белән “Үз тарихың белән уртаклаш” исемле түгәрәк өстәл буенда әңгәмә уздырды.
Балалар “Кояшлы” сәламәтләндерү ял лагерында уздырган иң күңелле, матур, истәлекле хатирәләр белән уртаклаштылар. Мондый төр эшләр балаларның сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора, үз-үзләренә ышаныч, үзбәя куя белүләрен дә формалаштыра. Халык алдында чыгыш ясый белү дә, үзе зур бәхет һәм сәнгать!