Күптән түгел Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче-психолог Наталья Самаркина “Табигатьнең сыек алтыны” дип аталган кичә үткәрде.
Әлеге чараның төп максаты – балның файдалы сыйфатларын, бал кортларының гаҗәеп кызыклы дөньясын күрсәтүдән гыйбарәт иде.
Бу кичәнең беренче өлешендә катнашучылар темага кагылышлы табышмаклар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр; викторина һәм табышмакларга җавап таптылар. Чәй өстәлендә яңа балдан авыз иттеләр.
Тематик кичәнең икенче өлеше "Винни пух һәм бал кортлары" дигән фильм карау белән төгәлләнде. Фильмны карап, тамашачылар балның җиңел генә табылмавына ышандылар.