Балтач муниципаль районының “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында социаль хезмәтләр алу буенча таныштыру бара.
Агымдагы елның 15 нче августында шәфкать туташы Марина Филиппова социаль хезмәтләр җыелмасын алу яки алмау буенча гаризалар язуның агымдагы елның 1 нче октябрендә вакыты бетүен искәртеп китте.
Тагын ул мөмкинлекләре чикле кешеләргә соцпакетны акчалата да, шулай ук дарулар, юлда бушлай йөрү һәм шифаханәгә юллама алу мөмкинлеге барлыгын да аңлатты.