Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сулагайлар көне уңаеннан "Ә сез, булдыра аласызмы?" дигән конкурс-уен узды.
Җир шарында яшәгән 10-15 % кеше сулагай, дип исәпләнә. Алабуганың интернат-йортында яшәүчеләр арасында Сулагайлар көне бар икәнен белмәүчеләр дә очрый.
Биредә оештырылган конкурс-уен программасы сулагайлар турында кызыклы ун фактны яңгыратудан башланып китте. Уң кул белән эш итүчеләр үзләрен сулагайлар урынына куеп карады, ягъни кайбер гамәлләрен сул кул белән башкардылар.
"Мин сулагай, безне мәктәптә уң кул белән язарга өйрәттеләр. Баксаң, дөньяда Сулагайлар көне дә билгеләп үтелә икән бит. Безгә бүген котлаулар кабул итәргә бик күңелле булды", - ди интернатта яшәүче Нина Кривилева.