"Наше время – Безнең заман" старт алды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

"Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризалар 2018 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.

Татарстанда 2013 елдан бирле Татарстанда "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗатын чагылдырган телевизион фестивале оештырылып килә. Быел проектның сайлап алу турлары октябрьдән ноябрь аена кадәр Түбән Кама, Чаллы, Зәй һәм Казанда узачак. 

Фестивальдә төрле оешма-предприятиеләрдән аерым кешеләр дә, командалар да үз талантларын күрсәтә алачак. 

Проектта катнашу өчен тулы мәгълүматны "Наше время – Безнең заман" фестивале  http://bzzm.ru/ һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтларыннан алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International