27 июль көнне Питрәчнең «Шатлык» приюты тәрбиячесе И.Тимофеева «Узнай-ка» дигән ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты: уеннар ярдәмендә математика белемен ныгыту. Математика фәненә кызыксыну уяту. Дәрестә балалар бик актив булдылар. «Узнай-ка» илендә яшәүчеләрнең бөтен биремнәрен үтәделәр, үз белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес барышында балалар сөйләм, уйлау, игътибарны арттыру, күзәтүчәнлекне һәм аң-кызыксынуны үстерү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен формалаштырды. Әлеге дәрес шулай ук балаларның математика буенча белемнәрен ныгытуга ярдәм итә.