Питрәчтә “Җәй фантазиясе” иҗади квест узды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Питрәч районы “Шатлык” приютында өлкән яшьтәге төркем балалары белән “Җәй фантазиясе” дигән иҗади квест узды.

Чара иҗади күңел ачу формасында үтте, чара барышында балаларга кызыклы сәяхәт дөньясыннан юл үтәргә туры килде.  Төрле иҗади мәсьәләләр, төрле авырлыктагы мисаллар чиштеләр. Уен барышында балаларга театр өлкәсендә үзләренең остаклыкларын күрсәтергә, традицон булмаган ысул белән рәсем ясарга, пластилиннан диңгез ияләрен әвәләргә дуслык турында җыр башкарырга туры килде. Ә иң кызыгы бию конкурсы булды. Тәрбияләнүчеләр зур дәрт белән станциядән станцияләргә үтте, яхшы кәеф, зур чыныгу алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International