2018 елның 27 июлендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Ярминкәдә шәһәрнең 11 предприятиясенең кадрлар бүлегеннән вәкилләр катнашты: ҖЧҖ «Таграс-Энергосервис»; ЧОУ «Кама-Автомәктәбе»; ҖЧҖ «Татнефть – АЗС Центр» ның Әлмәт филиалы; «Светсервис» МУП; «ИК «АШАЛЕ» ҖЧҖ; «ТМС групп» ИК; «Алнас»ҖЧҖ; «Әлмәт-Водоканал» АҖ; «ЯШЬЛЕК» ҖЧҖ һ.б.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: участок мастеры, юу машиналары машинисты, кладовщик, автомобиль йөртүче, менеджер, пешекче, тракторчы, маляр һәм башкалар.
Әлеге чарага 72 кеше килде. 25 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән һөнәри курсларда белемнәрен күтәрергә теләк белдерде, 16 кеше психолог-профконсультанта үзенең һөнәри юнәлешен билгеләү буенча тест үтте.
Шулай ук, Әлмәтнең мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән программалар һәм чараларны тормышка ашыру буенча, эш бирүчеләр белән очрашулар үткәрәне дәвам итә. Вакансияләр ярминкәсе уңаеннан эш бирүчеләр белән «түгәрәк өстәл» очрашуы узды.
Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә җәмәгать эшләрен һәм вакытлыча эшләрне оештыру, уку йортларын тәмамлаучыларны һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыкканнарны эшкә урнаштыручыларның хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнарын кире кайтару мөмкинлеге барлыгы хакында белдерде. Очрашуда, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләре буенча җенесе, яше һ.б. буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Очрашу ахырында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә чираттагы «Россиядә эш» порталының мөмкинлекләре турында мәгълүматлар бирделәр.
Очрашу эшлекле киңәшмә форматында узды.