Теләченең "Чишмә" үзәгендә балаларның фикерләү дәрәҗәсен үстерәләр

2018 елның 17 июле, сишәмбе

 Бүген Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программага таянып балалар белән дәрес үткәрде. 

Дәреснең максаты: балаларга тирә-юньне яратырга өйрәтү. Педагог балаларда фикерләү сәләтен арттыру һәм бирелгән командалар буенча бинада дөрес хәрәкәт итүне формалаштыру максатыннан “Уенчыкны эзләп тап” дип аталган уен оештырды.

Соңрак педагог сабын күбекләре күпертте, балалар күбек булып очып уйнадылар. Дәрес ахырында балалар педагогтан йөрәк формасында бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International