Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында бүген Ватан сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнаштылар.
Рөстәм Миннеханов үзенең чыгышында: “Башка халыкара тантаналар белән беррәттән бу героик һәм гайрәтле бәйрәм безнең халыкның тормышына ныклы рәвештә кереп урнашты. Без бүген безнең туган илнең сагында торучы, аны эчке һәм тышкы янаулардан саклаучыларны тәбриклибез. Батырларны искә төшерәбез, ата-бабаларның хатирәләрен олылап искә алабыз. Яшь буынны туган илгә хезмәт итәргә өндибез. Ватан сакчылары көне төрле яшьтәге, барча милләт, төрле дингә ышанучы кешеләрне берләштерә.” – диде.
Татарстан Президенты Ватан сакчыларының иң яхшыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.