Бүген, 9 нчы июльдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йорты хезмəткəрлəре тарафыннан Мəхəббəт, гаилə һəм тугрылык көненə багышлап бəйрəм чарасы үткəрелде. Əлеге бəйрəм символы булып ромашка чəчəге тора.
Социаль хезмəт алучылар гаилə бəхетен саклаучы Изге Петр һəм Феврония тарихы турында белделəр. Əлеге чарада кызыклы викторина үткəрелде, өлкəннəр сорауларга бик кызыксынып җавап бирделəр, гаилə турында мəкаль һəм əйтемнəрне искə төшерделəр, "Ромашка-табышмак" уены уйнадылар.
Интернатта яшəүчелəр чарадан уңай тəэсирлəр, рухи күтəренкелек, яхшы кəеф алды. Бəйрəм ахырында һəр катнашучы кечкенə генə татлы күчтəнəчкə лаек булды.