Алабуга картлар һәм инвалидлар йортындагылар Сабан туе бәйрәмен ярата

2018 елның 22 июне, җомга

Алабуганың картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Сабан туе бәйрәме, иң күңелле чараларның берсе санала. Бу бәйрәм алар өчен кәеф күтәрү чарасы гына түгел, алар анда актив катнаша да.

Милли бәйрәмгә биредә алдан ук әзерләнә башладылар. Территорияне бизәделәр, бүләкләр әзерләделәр. Чарада ирләр балык тоту ярышында, ә хатын-кызлар тизлеккә су китерүдә көч сынашты. Шулай ук иҗади номерлар да әзерләнгән иде. Концерт программасы төрле халык җырларына бик бай булды. 

"Сәламәтлекләре буенча һәр кем шәһәр Сабан туена бара алмый. Ә бүгенге бәйрәмдә интернатта тәрбияләнүчеләр - без барыбыз да бәйрәмдә катнаштык, биедек, җырладык", - ди Татьяна Макарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International