Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чио-чио» чәчтарашында булдылар.
Әлеге үзенчәлекле универсаль экспресс-чәчтараш, япон технологиясе буенча эшли.
Чәчтараш осталары малайларның чәчен генә кисеп калмады, ә үз һөнәрләре турында кызыклы итеп сөйләделәр дә. Приюта тәрбияләнүче Михаил Павлов чәчтарашта беренче тапкыр. Бу сәяхәт аңа бик ошады, яңа прическасыннан да ул канәгать калды.