Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында волонтерлар чыгыш ясады.
Картлар hәм инвалидлар йортында “Каенкай” мәктәп яны лагереннан волонтер балалар “Яхшы кәеф” программасы тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар hәрбер чыгышны алкышлар белән җылы каршы алды. Рәхмәтле тамашачы балаларның hәрбер чыгышына куанып утырды, артисларны алкышларга күмде. Балалар белән очрашу картлар йортында яшәүчеләрнең психоэмоциональ хәлләрен яхшырта, ди белгечләр