"Асылташ"та тәрбияләнүчеләр хайваннар дөньясына янына сәяхәт кылды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Җәйнең җылы көннәрнең берсендә, «Асылташ» социаль йортында тәрбияләнүчеләр  «Тотып карау зоопарк»ына юл тотты. Экскурсиянең  төп максаты балаларны күргәзмәдә булган җәнлекләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү.

Экскурсия җитәкчесе балаларыбызга  бик җентекләп һәр җанварның үзенчәлекле якларын мавыктыргыч итеп сөйләде һәм кайберләрен тотып карарга рөхсәт итте.

Әлеге үткәрелгән чараның нәтиҗәсе, тәрбияләнүчеләрдә хайваннарга карата гуманлылык хисләре тәрбияләү иде. Кечкенәләребез күргәннәрдән уңай психологик тәэсир алды, тиздән кабат тагын килергә теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International