"Балкыш"та донорлык турында сөйләделәр

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Бөтендөнья донор көненә багышланган чара узды.

Чара сәламәт яшәү рәвеше һәм донорлыкны пропагандалау уңаеннан оештырылды. Әңгәмнең максаты балаларда миһербанлылык һәм кеше кайгысына битарафсызлык хисләре тәрбияләү. «Балкыш»  приюты тәрбиячесе Гөлназ Курмакаева балаларга донорлыкның файдасы һәм асылы турында сөйләде. "Мохтаҗга кан тапшыру - аңа тормыш бүләк итү, дигән сүз", - ди белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International