Алабуганың мәшгульлек үзәге белгечләре балалар белән очрашты

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Бу көннәрдә Алабуганың мәшгульлек үзәге белгечләре “Яшь төзүче” лагерында профориентация буенча чара оештырды.

Чара барышында танып-белү һәм эшлекле уеннар уздырылды. Төркемле консультация һәм тест үткәрелде, һәр бала үзенә якын шөгыль тапты.

Мобиль үзәк уңаеннан оештырылган бу очрашу вакытында 7-13 яшьлекләр өчен махсус “Һөнәрләр остасы” уены оештырылды. Балалар күп төрле сорауларга җавап бирде, ата-аналарының һөнәрләре турында сөйләде, табышмаклар чиштеләр, мәшгульлек үзәге турында фильм карадылар.

Өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы чаралар узды. Профориентациягә багышланган очрашуда 136 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International