Түбән Каманың «Балкыш» социаль приютында җәйге каникулны күңелле уздыралар. Ял көнендә балалар Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсенә барды.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга уку заллары буйлап сәяхәзт оештырды. Лев Толстой китаплары белән таныштырдылар. Балаларга иң бәләкәй укучылар залы ошады.
Китапханәдә галиҗанәп китапка хөрмәт олы икәне күренә. Китапханәчеләр ипле, акыллы, алар һәркемгә китап сайларга булыша. Китап белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлаталар.
Мондый чаралар балаларда китапка мәхәббәт тәрбияли, ди “Балкыш”та эшләүчеләр.