Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында экологиягә багышланган әңгәмә үтте. Анда тәрбиячеләр Венера Белова һәм Әнисә Гайнуллина балаларга табигатьне сакларга кирәклеген аңлатты.
Әңгәмә барышында педагоглар балаларның логик фикерләве, сөйләм һәм күз алдына китерү сәләтләрен дә билгеләп уздылар. Табигать зур байлык, аны сакларга кирәклеген инсаннарга төшендерделәр.