18 июньдә Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Су асты тормышы” дип аталган мавыктыргыч чара узды.
Тәрбиячеләр чараның максаты итеп су асты тормышы турында балаларның белемнәрен киңәйтү, андагы терелекнең төрлелеген өйрәнү, сюжетын тудыру, балыкларның рәсемен төшерүгә өйрәнүне куйды.
Балалар рәсем ясады, "балыкларны" кайчы белән кисте, аквариум уйлап чыгардылар. Әзер детальләрне аквариумга клей белән ябыштырдылар. Аппликация бик матур килеп чыкты. Чарада 25 бала катнашты. Балаларга үзләре ясаган аппликация ошады һәм алар канәгать калды.