2018 елның 15нче июнендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəр "Болгар цивилизациясе" музеенда хəйрия экскурсиясендə булды.
Əлеге сəяхəт "Интеграция" инвалидар оешмасы тарафыннан инде икенче тапкыр оештырылды. Өлкəннəр һəм инвалидлар музей экспозициялəре белəн танышты, шəһəрчек буйлап сəяхəт итте. Барлык катнашучылар уңай хис-кичерешлəр, яхшы кəеф алды, экскурсияне оештыручыларга рəхмəтлəрен белдерделəр.