Алда күптән көтелгән җәй һәм каникул, димәк балалар күп вакытларын урамда уздырачак. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән берлектә чара уздырды.
Чара уен формасында оештырылды. Балалар викториналарда бик теләп катнашты, табышмаклар чиштеләр, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә тиеш, чөнки кагыйдәләрне үтәмәгән очракта аларның сәламәтлекләренә куркыныч янарга мөмкин.
Чара ахырында һәр балага белешмәлек тапшырылды.