200дән артык казанлы вакансияләр ярминкәсенә килде

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Бүген Казанның Совет районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узды.

Чарада И.К. Кабушкин исемендәге трамвай депосы,  «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һ.б. оешмалардан да кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты. Ярминкәдә барлыгы 247 кеше килде. Аларга трамвай йөртүче, инженер-электроник, кондуктор, сәүдә вәкиле, сәүдә менеджеры, балта остасы, штукатур һ.б. һөнәрләр буенча хезмәт урыннары тәкъдим ителде.

29 кеше хезмәт урыннарына сөйләшү өчен юллама алды. Вакансияләр ярминкәсе барышында мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт базары турында мәгълүмат белән дә уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International