17 июньдә Россиядә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге һөнәр ияләренә кеше иң кадерлесен – сәламәтлеген ышанып тапшыра.
Менделеевскның «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында Медицина хезмәткәрләре көне узды. Айболит балаларга сәламәтлек турында дәрес оештырды. Ул балаларга файдалы, зыянлы ризык турында сөйләде, рәсемнәр күрсәтте.
Соңыннан нәниләр “Хастаханә” дигән уен башкарды. Рольләргә бүленеп табип, сырхау булып уйнадылар. С. Михалков шигырьләрен укыдыларЮ табышмаклар чиштеләр.