Буанның «Гармония» комплекслы социаль хезмәткүрсәтү үзәге тәмәкегә каршы чара оештырды. «Сигаретаны конфетка алыштырабыз!» дигән уңышлы узды.
Үзәк белгечләре тәмәкегә каршы юнәлдерелгән якты алакатлар, буклетлар ясады. Буклетларны 16дан 30 яшькә кадәр булган буалыларга тараттылар. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, 47 % Буада яшәүче тәмәке тартуны яман гадәт, дип саный. 38 % ты бәйлелек, 9 % дәваланмый торган чир,ди. Ә 6 % респондентлар төгәл җавап бирә алмады.
Шунысы куанычлы Буада тәмәке тартучы яшьләр сирәк очрый башлады. Бу күрсәткеч районда уздырылучы профилактик чараларның тиешле дәрәҗәдә үтүен раслый.