Бүген Казанның Вахит районы мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Чарада берничә эш бирүче оешма катнашты;«Метроэлектротранс», «СЭВЬЮ», «ДЕЗФАРМ», һ.б. Эш эзләүчеләргә барлыгы 372 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 281 кеше килде, шуларның 19 ы хезмәт урыннарына юллама алды.